Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнуче балалар өчен кызыклы экскурсия
12 ноябрь көнне Иске Жөри авыл китапханәчеләре Үзәк балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнуче балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрделәр. Балалар матур итеп бизәлгән киштәләргә куелган китапларга бик сокланып карадылар. Төрле юнәлештәге өлкәләрдә үстерүче уеннар уйнадылар. Аеруча «Интерактив идән» һәм «Сөйләшүче глобус» ошады. Экскурсия балаларга зур тәэсир һәм якты хисләр калдырды.