“Лев Толстой – балаларга”
19 август көнне бөек рус язучысы Лев Толстойның туган көне уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Лев Толстой – балаларга” дигән исем астында укучылар өчен кычкырып китап уку оештырылды. Чарада балалар Толстойның иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган хикәяләрен бик кызыксынып укыдылар. Уку барышында балаларның игътибары хикәяләрнең эчтәлегенә, персонажларына юнәлде. Чараның ахырында укучылар арасында фикер алышу узды, балалар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, хикәяләрнең мәгънәләрен сөйләделәр. Бу чара балаларга Лев Толстойның иҗатына, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итте.