“Россия символларында – ил тарихы”
Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата - үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. 20 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Россия символларында – ил тарихы” дигән патриотик сәгать үткәрелде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Чара барышында балалар флагның иң беренче ничәнче елда рәсми статуска ия булуын, төсләре нәрсәне аңлатканын белделәр. Ахырдан балалар флаг рәсемнәре ясадылар.