Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Жизнь и творчество С.В.Рахманинова»

1 апрельдә бөек рус композиторы Сергей Рахманиновның туган көне билгеләп үтелә. Президент Указы нигезендә бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормышы һәм иҗат юлы турында буклетлар, материаллар тәкъдим ителде. Укучыларга «Жизнь и творчество С.В.Рахманинова» исемле презентация күрсәтелде.