Ямбулатская сельская библиотека - филиал № 22

Канатлы дуслар

Кошлар борынгыдан ук кешенең игътибарын җәлеп иткәннәр. Кешеләрне аларның якты канатлары, кыю, тиз очулары, моңлы җырлаулары сокландырган. Кошларны күзәтеп, кешеләр үз белемнәрен киңәйткәннәр. Һичшиксез, һавада очу турында беренче уйлар, очарга өйрәнү омтылышы кошларга караганда барлыкка килгән.
Кошлар һәр җирдә безнең өстебездә, тирә – ягыбызда, еракта, янәшәдә. Аларны урманда да, басуда да, елгада да, тауларда да очратырга мөмкин. Табигатьтә кошлар бик күп. Россиядә генә аларның 760тан артык төре бар. Барлык кошларны карау өчен дә гомер җитми. Ләкин сезнең йортыгыз янындагы урманда яки кырда яшәүчеләрне белергә кирәк.