"Шушы яктан, шушы туфрактан без"
1 мартта татар язучысы-прозаик, якташыбыз Нурислам Хәсәновның 85 яшь юбилее билгеләп үтелде. Әдәби иҗатына ул иртә яшьтән, мәктәп елларыннан ук аяк басты. Башта шигырьләр иҗат итсә, соңрак очерклар, хикәяләр һәм повестьлар белән укучыларын сөендерә. 1982 елда Нурислам Хәсәновның «Энҗеләр балкышы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Танылган каләм остасы буларак, ул геройларның күңел халәтен нечкә һәм ышандырырлык итеп сурәтләү осталыгы белән аерылып тора. Шәдке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Шулай ук китап күргәзмәсе куелды, анда Нурислам Хәсәновның әсәрләре урын алды. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалып, язучының әсәрләреннән өзекләр укылды.
1 марта исполнилось 85 лет со дня рождения Нурислама Хасанова — выдающегося татарского писателя-прозаика и нашего уважаемого земляка. Свой творческий путь Нурислам Хасанов начал в ранние школьные годы, сначала пробуя силы в поэзии, а затем успешно осваивая жанры очерка, рассказа и повести. В 1982 году свет увидел его первый сборник рассказов «Энҗеләр балкышы», который стал значимым событием в литературной жизни. Как признанный мастер слова, писатель тонко и убедительно передает глубину человеческой души, раскрывая внутренний мир своих героев с необычайной искренностью и художественной чуткостью. В Шадкинской сельской библиотеке совместно с Домом культуры прошёл литературный час под названием «Шушы яктан, шушы туфрактан без», посвящённый жизни и творчеству Нурислама Хасанова. В начале мероприятия участникам была представлена подробная и увлекательная информация о биографии и литературном наследии писателя. В ходе обзора книжной выставки вниманию гостей были представлены произведения Нурислама Хасанова, а также прочитаны его проникновенные стихи, посвящённые теме профессии. Книжная выставка включала не только произведения автора, но и материалы, раскрывающие его жизненный путь и творческие достижения, что позволило всем присутствующим глубже прикоснуться к богатому миру его искусства.