Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

«Туган тел — халык җаны»

21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә «Туган тел — халык җаны» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырдылар. Шәдке урта мәктәбе директоры киңәшчесе Ләйлә Дәүләтшина балаларга туган телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан әһәмиятле урыны, тел аша халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы һәм матурлыгы чагылуы турында җылы итеп сөйләде. Ул шулай ук күпмилләтле илебездә яшәүнең байлыгын һәм бөек рус теленең безне берләштерүче көч булуын ассызыклады. Чара барышында катнашучылар бергәләп мәкальләрне, әйтемнәрне һәм канатлы сүзләрне искә төшереп, телебезнең бай мирасын яңарттылар. Шулай ук «Лингвистик шторм» дип исемләнгән кызыклы өстәл уены уйнадылар.


21 февраля во всем мире отмечается Международный день родного языка. В этот знаменательный день работники культуры села Шадки совместно со школой провели познавательный час под названием «Родной язык — душа народа». Советник директора Шадкинской средней школы Лейла Давлетшина тепло и увлекательно рассказала ребятам о значении родного языка в жизни каждого человека и общества в целом, о том, как через язык отражаются народные традиции, быт, мудрость и красота. Она подчеркнула, что мы живем в многонациональной стране, где великий русский язык служит объединяющей силой для всех нас. В ходе мероприятия участники вместе вспомнили мудрые пословицы, яркие поговорки и крылатые выражения, а также с большим интересом сыграли в настольную игру «Лингвистический шторм», которая подарила много радостных и познавательных моментов.