Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Хәтер һәм кайгы көне"

  1941 елның 22 июне — тарихны «аңа кадәр» һәм «аннан соң»га бүлгән фаҗига башланган көн. Бүген барлык россиялеләр өчен бу Хәтер һәм кайгы көне-һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу көне. Әлеге көн уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә «Хәтерлибез һәм кайгырабыз!»исемле тематик чара үткәрелде. Анда Шәдке урта мәктәбенең мәктәп яны лагереннан балалар чакырылган иде. Очрашу башында китапханәче балаларга 1941 елның 22 июнь көненең беренче сәгатьләре, бу коточкыч сугышның ничек башлануы турында сөйләде. Аннары балалар фикер алышуда катнашып һәм сораулар биреп, Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен күрсәтә алдылар. Чара азагында балалар, тынычлык һәм өмет символы буларак, Бөек Җиңү геройлары истәлегенә ак күгәрченнәр ясадылар. Бу иҗат хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә дөньяның нәрсә өчен көрәшергә һәм нәрсәне сакларга кирәклеген искә төшерү дә булды.

 

22 июня 1941 года — день начала трагедии, разделивший историю на «до» и «после». Сегодня для всех россиян это День памяти и скорби — очень личная дата, когда в каждой семье вспоминают героев Великой Отечественной войны.
В Шадкинской сельской библиотеке прошло мероприятие под названием «Помним и скорбим!». На него были приглашены дети из пришкольного лагеря Шадкинской СОШ. В начале встречи библиотекарь рассказала ребятам о первых часах 22 июня 1941 года, о том, как началась эта страшная война.
Затем ребята смогли продемонстрировать свои знания о Великой Отечественной войне, участвуя в обсуждении и задавая вопросы. В завершение мероприятия, символизируя мир и надежду, дети изготовили белых голубей в память о героях Великой Победы. Этот акт творчества стал не только данью уважения, но и напоминанием о том, что мир — это то, за что стоит бороться и что нужно беречь.