Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Интернет - ул озын гомер"

29 октябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  өлкән яшьтәге кешеләрне компьютерда һәм телефонда  эшләргә өйрәтү буенча күрсәтмә дәрес  уздырдылар. Ул Татарстан республикасында «Цифрлаштыру елы» кысаларында "Интернет - озын гомер" дигән исем астында оештырылды. Чараның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрдә югары технологияләргә карата каршылыклар һәм мәгълүмати чикләнгәнлек киртәсен узарга булышу, шулай ук компьютерда эшләү күнекмәләре булдыру.