Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Исламда корьән"

 

Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 21 апрель көнне авылның зыялы хатын-кызларын чакырып Коръән уку мәҗлесе оештырдылар.  Мәҗлескә килүчеләр Коръән сүрәләрен чиратлар гарәп телендә укыдылар. Коръән мәҗлесе - ул Коръән-Кәримне олылап үткәрә торган мәҗлес, ягъни җыен. Бу мәҗлесне үткәрүнең нияте - Коръән уку, аның сүрәләрен тәфсир кылу, ягъни мәгънәсен аңлатып бирү. Мөселман кешесе үзенең әхлагын дөресләр, иманын ныгытыр өчен бары тик Коръән китабына таянырга тиеш. Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез.