Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк»

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» дип исемләнгән игелек акциясе үткәрелде. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге китап сөючеләрнең өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен сорашты, аларга яңа китаплар һәм журналлар алып килде. Моннан тыш, китапханәче укучыларны авыл һәм районда узачак мәдәни һәм иҗтимагый чаралар белән таныштырды. Шулай ук китапханәдә «Бу китаплар сезнең өчен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, аңа җылы һәм мәгънәле күзәтү үткәрелде.