«Кошлар - безнең дуслар»
23 март көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Тәрбиячеләр белән берлектә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дуслар» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Яз ае безгә үзе белән табигатьне җанландырып канатлы дусларыбызны алып килә. Безгә җылы яктан кара каргалар,сыерчыклар һәм башка бик күп кошлар килә. Кошлар табигатькә күп файда китерә, корткычларны юк итә, безне матур сайраулары белән куандыра. Балалар туган якларыбызга әйләнеп кайткан канатлы дусларыбызны рәсемгә төшерлеләр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр.
23 марта библиотекарь Верхнекибякозинской сельской библиотеки посетила Верхнекибякозинской детский сад «Кояшкай». Совместно с воспитателями провела познавательную беседу«Кошлар - безнең дуслар», посвященную Международному Дню птиц. Дети узнали о том, что весной к нам из теплых стран прилетают перелетные птицы, среди них грачи, скворцы и другие. Птицы приносят много пользы, уничтожают вредителей, радуют нас пением. Ребята рисовали, читали стихи, разгадывали загадки о птицах.