“Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы”
2 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар бик актив әңгәмәдә катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр
2 марта в Верхнекибякозинской сельской библиотеке совместно с домом культуры была представлена книжная выставка «Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы». Целью выставки является продвижение книг по профилактике наркомании, информирование пользователей нашей библиотеки об истории этого дня. На выставке представлены книги по психологии, медицине, буклеты, информационные листы. Читатели библиотеки активно участвовали в беседе ,отвечали на вопросы анкеты