Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Без телибез ак күгәрченнәрнең зәңгәр күктә биек очуын

9 май Русиядә бөтенхалык бәйрәме – 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрдән санала. Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Сугышчан дан һәйкәлләре, мемориаллар, Туганнар каберлегенә чәчәкләр салына.
Җиңү бәйрәме уңаеннан безнең Олы Мишә авыл җирлегендә дә бик матур, күңелгә үтеп керерлек чара булып узды. Шушы матур чараны үткәрүдә күп көч куйган мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективына, авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенең “Ядкәр” вокал ансамбленә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Бу чара фронтовикларның истәлеген мәңгеләштерүнең һәм фашизмны җиңүгә бәһасез өлеш керткән каһарманнарга рәхмәт белдерүнең бер символы булды.