Җиңү тәрәзәләре
Олы Мишә авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә авыл китапханәчесе белән берлектә китап укучылар да катнашты, тәрәзәләрне бизәүгә иҗади якын килеп, тынычлык күгәрченнәре, канәферләр, "Җиңүнең 80 еллыгы" логотибы, рәсемнәр һәм рәхмәт сүзләре белән бизәлде.