Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

“Туган илендә чишмә чисталыгы кебек эчкерсез шагыйрәләр бар...”

23 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында “Туган илендә чишмә чисталыгы кебек эчкерсез шагыйрәләр бар...” дип исемләнгән очрашу булып узды. Бу очрашуда шушы җирлектә гомер итеп, шушы авылда хезмәт куючы Дамира Рамил кызы урта мәктәп укучыларына үзенең тормыш һәм иҗат юлын таныштырды, киләчәктә иҗади планнары белән уртаклашты. Табигать турында гаҗәеп, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр язучы Дамира гаилә һәм аналарга хөрмәт йөзеннән дә бик күп шигырьләр иҗат итә. Чарада катнашучылар Дамираның шигырьләрен укыдылар, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә азагында укучылар үзләре кызыксынган сорауларына төгәл җавап алдылар.