Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

«экологик фикерләргә өйрәнәбез»

Экологик белемнәр көненә авыл китапханәсе Олы Мишә урта мәктәбе укучылары белән «экологик фикерләргә өйрәнәбез» дигән экологик дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар Табигатьнең гаҗәеп дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын, экологик проблеманың бүгенге көндә төп глобаль проблемаларның берсе булуын белделәр. Табигатьне саклап калу өчен һәркем тырышырга тиеш. Балалар урман массивларының байлыклары, анда яшәүчеләр, урманның әһәмияте, аны саклау турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырдылар.