Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Авылыбыз герое

3 гыйнвар көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә, махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан Шакиров Равил һәм аның гаиләсе белән очрашу булды. Бу очрашуда Равил гуманитар ярдәм күрсәткән район, авыл халкына һәм барлык җитәкчеләр белән беррәттән китапханәбез каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Үз хезмәте турында бик аз сөйләүче хәрбиебез “Без тиздән җиңү белән кайтачакбыз”, - дип күңелебезгә җылы салды. Равил– авылыбыз герое, без аның белән горурланабыз! Барлык егетләребезнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, Равилне кабат хезмәткә озаттык.