Ә сез коррупциянең нәрсә икәнен беләсезме?
Коррупциягә каршы чаралар үткәрү кысаларында, 8 декабрь көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә, авыл мәдәният йорты белән берлектә «Әсез коррупциянең нәрсә икәнен беләсезме?», - дигән исем астында, хокук дәресе үткәрелде. Чара барышында укучыларга барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган, дәүләт төзелешен какшата торган һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктата торган коррупция турында сөйләнелде. Укучыларга коррупция типларын билгеләргә тиешле ситуацияләрне күрсәтеп, аңлату эшләре алып барылды. Чара азагында катнашучыларга тематик буклетлар таратылды.