Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

янгын вакытында гамәлләр

Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның никадәр куркыныч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шул уңайдан 10 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче әлеге чарада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде. Күп очракта кешеләр, бигрәк тә балалар, янгында югары температурада түгел, ә яну продуктларының агулы төтененнән тончыгып үләләр. Бу янгын вакытында нишләргә кирәклеген белмәүдән килеп чыга. Күп очракта балалар янгын вакытында урамга чыгып йөгерәсе урынга өй эчендә яшеренәләр. Төтенле бүлмә эченнән балаларны эзләп табу бик кыен була. Үз тормышыңны, башка кешеләрнең тормышын, йортыңны уттан сакларга кирәк. Ни сәбәптән янгын чыкмасын, бала янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга һәм кичекмәстән өлкәннәргә янгын турында хәбәр итәргә тиеш. Ә көчебездән килгәнчә янгын сүндерүдә катнашырга.