Тылсымлы сандыкта ниләр бар
Туган якны өйрәнү-күп вакыт һәм көч таләп итә торган хезмәт. Туган якны өйрәнү тематикасына кызыксыну һәрвакыт булачак, чөнки «кеше икмәк белән генә яшәми". Ул шулай ук вакыйгалар һәм традицияләр, мирас һәм ата-бабалар истәлеге белән өзелмәс бәйләнештә яши. Туган якка мәхәббәт, аның тарихын белү — бөтен җәмгыятьнең рухи мәдәнияте нигезе.
8 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча, югары сыйныф укучылары белән әдәби чара үткәрелде. Әдәби чарада катнашучылар китапханәче әзерләгән сорауларга дөрес һәм тулы итеп җавап биреп якташ язучыларның әсәрләрен таныдылар. Тиз һәм төгәл җавап ярдәмендә Тылсымлы сандыкны ачып призны алу бәхетенә ирешкән Зәлия Фатхуллина, якташ язучыбыз Фатих Хөснинең тормыш юлы белән таныштырды.