Наркомания заман афәте
Җир шары буйлап наркомания эпидемиясе канатларын җәя. Ак һәм кара. Кешелек барлыкка килгәннән бирле бу ике төс чынбарлык күренешләрен ике төркемгә – яхшы һәм начарга бүлеп карау өчен хезмәт иткән. Ак – ак йөз, ак күңел, ак теләк, ак бәхет, ак юл. Кара – кара йөз, кара күңел, кара уй, кара йөрәк, кара кайгы.
Наркомания — бүгенге заман авыруы, дисәләр дә, наркотик матдәләр куллану борынгыдан ук килә. Әбугалисина бу хакта “ак үлем” дип юкка гына әйтмәгәндер. Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Олы Мишә авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән “Наркомания – заман афәте” исеме астында әңгәмә үткәрде.