Гүзәл мирас калдыручы әдип
Олы Мишә авыл китапханәчесе якташ язучыбыз –Фатих Хөснинең туган көне уңаеннан укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында язучының иҗатына багышланган альбом белән таныштылар һәм китапларыннан өзекләр укыдылар
Фатих Хөсни — үзенең әсәрләрендә кешенең эчке дөньясын, рухи халәтен, хис вә тойгыларын искиткеч зур осталык белән ачып бирү бәхетенә ирешкән әдип. Үзенең холкы-фигыле, яшьләргә теләктәшлек күрсәтүе ягыннан һәм дә гуманист буларак дөнья бәясе торырдай шәхес киләчәк буыннарга искиткеч зур вә гүзәл әдәби мирас калдырды.