Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Килен төшерү

Туйларның иң матур күренеше – килен төшерү. Килен төшерү көне борын-борыннан бер гаилә өчен генә түгел, ө бөтен авыл халкы өчен зур бәйрәм, тантаналы көнгә әйләнгән. Туй – кешенең хыялы, гасырлар тирәнлегеннөн килгән иҗатының чагылышы. Ул гомергә истә калырлык мизгелләре белән кадерле булырга тиеш. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. китапханәдә эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән килен төшерүдә үзләренең өлешләрен керттеләр. Яшь буынга, борынгыдан сакланып килгән йоланы күрсәттеләр.