“Мин тормышны яратам”
9 февральдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 87 ел тулды. Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Берләшмәгә йорүче укучылар белән “Мин тормышны яратам” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Тормышны Фәнис Яруллин кадәр яраткан кеше булдымы икән? Әле аны яратып кына калмыйча, һәр ярасын, һәр сынавын сызланмый-сыкранмый кабул итеп, кешеләргә җылылык һәм матурлык та өләшә алучы йөрәк тагын кемдә генә бар икән?
9 февраля исполнилось 87 лет со дня рождения народного поэта Татарстана Фаниса Яруллина. В связи с этим в Максабашевской сельской библиотеке была организована книжная выставка. С учащимися объединения был проведен литературный час “Мин тормышны яратам” . Учащиеся познакомились с жизнью и творчеством поэта.