«Әфганстан. Утлы таулар кайтавазы»
Незаживающая рана – Афганистан. Трагическая страница нашей истории. Для тех, кто потерял близких, для тех, чья юность оказалась опалённой войной и жарким афганским солнцем. Война давно закончилась, но боль утрат – это живая боль, она на всю оставшуюся жизнь. 15 февраля – День вывода войск из Афганистана. Айдаровская сельская библиотека совместно сельским домом культуры 15 февраля провели час памяти «Әфганстан. Утлы таулар кайтавазы», приуроченное дню памяти воинов – интернационалистов, дню вывода советских войск из Афганистана. Почётным гостем на мероприятии стал участник боевых действий в Афганистане односельчанин Сунгатуллин Хабир Нуруллович. Хабир абый рассказал нам о мужестве советских парней, которым пришлось выполнять интернациональный долг за рубежами своей Родины, поделился своими воспоминаниями о трудных солдатских буднях, боевых действиях, событиях на грани жизни и смерти. Оформили книжно– иллюстративную выставку «Әфганстан...Йөрәкләрдә тирән яра» , где были представлены книги, альбомы, статьи из периодики о боевых подвигах наших солдат
Эта война навсегда останется в памяти — она будет жить в стихах и воинских песнях, напоминая о ненужности войны, о её трагизме и мужестве советского солдата!
Әфганстан-мәңге төзәлмәслек яра. Якыннарын югалтканнар, яшьлекләре кайнар сугыш һәм әфган газабы күргәннәр өчен тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе булып күңелләрендә калыр. Бу сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы –гомер буена җитәрлек. 15 февраль Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне, сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, 15 февраль көнне «Әфганстан. Утлы таулар кайтавазы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Очрашуның хөрмәтле кунагы- авылдашыбыз Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сөнгатуллин Хәбир Нурулла улы. Өч елга якын Әфган сугышын кичкән, тау-таш арасында адым саен үлем сагалап торган юлларны үткән авылдашыбыз Хәбир абый безгә Ватаныбызның чит илгә интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты. "Әфганстан...Йөрәкләрдә тирән яра» дип исемләнгән күргәзмә куелып, анда солдатларыбызның сугышчан батырлыклары турында китаплар , альбомнар, язмалар урын алды. Бу сугыш безнең хәтердә мәңгегә калачак, бу сугыш фаҗигале һәм Совет солдатының батырлыгы турында искә төшереп, шигырь һәм хәрби җырларда яшәячәк!