Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Книжный калейдоскоп»

Ежегодно в дни весенних каникул в нашей стране проходит «Неделя детской и юношеской книги» – это праздник, который объединяет всех, кто искренне любит читать. В рамках этой недели 29 марта в Айдаровской сельской библиотеке было проведено литературно - тематическое мероприятие «Книжный калейдоскоп». Библиотекарь поздравила юных читателей с праздником книги, которая является надежным другом и сопровождает нас в протяжении всей жизни. Также ребята отправились в путешествие по страницам любимых книг. Побывали на страничке «Историческая», где узнали об истории праздника, кто был инициатором праздника, путешествие продолжилось на страницах «Сказочная», «Мультиландия». Дети с удовольствием приняли участие в конкурсах, выполняли задания на смекалку и сообразительность, отвечали на вопросы литературных викторин, составляли пословицы о книгах и чтении, рисовали сказочных персонажей и читали отрывки из любимых литературных произведений. В конце мероприятия участники получили сладкие призы.  Ребята провели время в библиотеке весело и с пользой, ведь «Книжкина неделя» – это праздник любознательных детей, весёлых приключений и новых литературных открытий.             Друзья! Читайте! Развивайтесь! И пусть книга для вас станет настоящим и верным другом!

 

Һәр ел саен язгы каникул көннәрендә илебезнең барлык китапханәләрендә укырга яратучы балаларны берләштерүче «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза.  Әлеге атналык кысаларында Айдар авылы китапханәсендә дә атна дәвамында мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрелде. Чираттагысы, 29 март көнне «Китаплы калейдоскоп» дип исемләнгән әдәби - тематик чара буларак узды. Китапханәче яшь укучыларны ышанычлы дус булган һәм гомер буе озатып йөрүче китап бәйрәме белән котлады. Шулай ук, балалар яраткан китап битләре буйлап сәяхәткә чыктылар. «Тарихи» тукталышта булып, бәйрәмнең тарихы, аның әйдәүче кем булганлыгы турында белделәр, сәяхәт «Әкият», «Мультиландия» тукталышлары буенча дәвам итте. Балалар конкурсларда катнаштылар, биремнәрдә үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китап һәм уку турында мәкальләр төзеделәр, әкият персонажларын ясадылар, яраткан әдәби әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Чара ахырында барлык катнашучыларга татлы күчтәнәчләр бирелде. Балалар китапханәдә күңелле һәм файдалы вакыт үткәрделәр, чөнки «Китап атналыгы» - ул кызыксынучан балалар, күңелле маҗаралар һәм яңа әдәби ачышлар бәйрәме.      Дуслар! Укыгыз! Камилләшегез! Китап сезнең өчен чын һәм тугры дустыгыз булсын!