Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!”

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә.                      

21 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә татарча диктант язып, һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырды. Диктантның тексты якташ язучыбыз Рашат Низаминың “Өзелгән моңнар” хикәясеннән өзек иде. Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да туган тел көнендә оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә белемле булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге дә бирә. Туган тел көне “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” исемле әдәби квест кысаларында, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, шигырьләр уку, “Туган тел ул-тере сулы чишмә” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән дәвам итте.

 

21 февраля во всем мире отмечается Международный день родного языка. Празднование Дня языка – это способ уделить должное внимание всем языкам, так как их признание и уважение к ним способствует сохранению мира и добрососедства. 21 февраля Айдаровская сельская библиотека совместно с сельским Домом культуры ко дню родного языка провели литературный квест “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” и организовали татарский диктант. Диктант направлен на повышение интереса к грамотному правописанию, владению литературным татарским, самопроверку орфографических и грамматических ошибок. Продолжая мероприятие, библиотекарь рассказала о красоте и богатстве родного языка, проводила обзор по книжной выставке. Участники активно отгадывали загадки, вспоминали народные пословицы и поговорки, ответили на интересные вопросы, прочитали стихи.