Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Жила-была сказка…»

В дни школьных каникул, 4 января  библиотекарь Айдаровской сельской библиотеки организовала для учащихся средних классов литературно- игровое путешествие «Жила-была сказка…». Ребята совершили путешествие в необъятную Страну народных сказок и поняли, что каждая сказка заставляет о чем-то задуматься, учит быть честными, трудолюбивыми, смелыми и внимательными друг к другу. Они узнали, что первые сказки появились в глубокой древности. Их сочиняли талантливые люди из народа, но их имен мы не знаем, потому что увлекательные и мудрые сказки не записывались, а передавались устно от одного человека к другому. Таким образом, сказки дожили до тех времен.  Присутствующие активно приняли участие в разнообразных конкурсах и викторинах: «Сказка начинается, а как она называется?».   В ходе викторин  вспомнили героев сказок, их характеры и поступки.  К мероприятию была раскрыта выставка сборников  народных сказок. Яркие, красочные произведения, приглашавшие посетить Страну Чудес и Волшебства, не остались без внимания детей.

 

Каникул көннәрендә, 4 январь көнне Айдар авыл китапханәчесе урта сыйныф укучылары өчен «Яшәгән ди, булган ди, Әкият...» дип исемләнгән әдәби-уен сәяхәте оештырды. Балалар иксез-чиксез халык әкиятләре иленә сәяхәт кылдылар һәм һәр әкиятнең нәрсә турындадыр уйланырга мәҗбүр итүен, намуслы, хезмәт сөючән, кыю һәм бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтүен аңладылар. Алар беренче әкиятләрнең бик борынгы заманда ук барлыкка килүен белделәр. Аларны халкыбызның талантлы кешеләре иҗат иткән, ләкин вакытлар үтү белән аларның исемнәре билгесезлектә калган, чөнки мавыктыргыч һәм зирәк әкиятләр язылмаган, бер кешедән икенчесенә телдән-телгә тапшырылган. Шулай итеп, әкиятләр безнең заманга кадәр килеп җиткән. Катнашучылар "Әкият башлана, ә ул ничек атала?» дигән төрле конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Биремнәрне үтәгәндә әкият геройларын, аларның характерларын һәм гамәлләрен искә төшерделәр. Чарага халык әкиятләре җыентыклары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Могҗизалар һәм тылсым иленә кунакка чакырган матур-матур әсәрләр укучылар игътибарыннан читтә калмады.