«Уеннар, шаярулар, китаплар, җырлар -безне бергә җыялар».
Для детей Новый год – самый желанный, самый долгожданный праздник! В новогодних каникулах, 2 января Айдаровская сельская библиотека совместно СДК организовали развлекательную-литературную игру « Уеннар, шаярулар, китаплар, җырлар -безне бергә җыялар». А зимние каникулы с библиотекой – это весело, познавательно и необычно! На мероприятии дети вспоминали и читали наизусть свои любимые стихотворения, посвящённые зиме, о елке, Деду Морозу. Узнали, когда в нашей стране начали празднование Нового года, с какого времени и как встречают Новый год в других странах и у других народов. Поздравить детей и повеселиться с детьми пришли Снегурочка, Дед Мороз и литературные герои. Праздник продолжался хороводом возле новогодней ёлки. Дети смогли окунуться в праздничную атмосферу приключений, поучаствовать в интересных конкурсах. После представления все дети получили сладкие призы от Деда Мороза и книжки на дом. Дети зарядились праздничным настроением и ощущением волшебства.
Яңа ел –балалар өчен иң көтеп алынган, иң кызыклы бәйрәм ул! Яңа ел каникулларында, 2 январь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә " Уеннар, шаярулар, китаплар, җырлар -безне бергә җыялар» дип исемләнгән әдәби-күңел ачу уены оештырды. Китапханә белән узган кышкы каникуллар күңелле дә, мавыктыргыч та! Чарада нәниләр кыш, чыршы, Кыш бабай турында үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Илебездә Яңа ел бәйрәме кайчан башлануын, башка илләрдә һәм халыкларда аны нинди вакыттан һәм ничек каршылаулары турында белделәр. Нәни дусларын котларга, алар белән күңел ачарга Кар Кызы , Кыш бабай һәм башка әкият геройлары да килде. Бәйрәм чыршы янында әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары белән дәвам итте, төрле кызыклы уеннар, күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Кар кызы “Китаплы тизлек” конкурсында җиңүче нәниләрне котлады. Тамашадан соң һәркем күтәренке кәеф белән, Кыш Бабайдан татлы күчтәнәчләр, китапханәдән китаплар алып өйләренә таралды.