«Волшебная дорога к здоровью».
Юные читатели Айдаровской сельской библиотеки 10 июля приняли участие в библиотечной велопрогулке «Волшебная дорога к здоровью». Мероприятие проводилось с целью укрепления и профилактики здорового образа жизни. Прежде чем провести мероприятие, библиотекарем и завклубом была проведена беседа о правилах безопасной езды на велосипеде и правильного поведения детей на проезжей части, и только после проведенного инструктажа в сопровождении работниками культуры, участники велопрогулки проехали на велосипедах по маршруту Айдарово - Субаш–Тямти. Заехали к церкви села Субаш, к памятнику воинам Великой Отечественной Войны, посетили сельский клуб и в библиотеку, познокомились с музейным уголком, с историей кряшенского быта в интересной и познавательной форме. Ознакомление направлено на формирование уважения к кряшенской культуре, воспитание патриотизма и толерантности.
Следующий остановкой для отдыха стала земляничные луга родной природы, где для ребят была организована пикник с беседой о правильном питании и здоровом образе жизни. Все насладились красотой природы и свежим воздухом. Красочные фотографии, интересные книжки, новые друзья и увлечения, веселые игры — всё это стала настоящим подарком для школьников и ярким воспоминанием о лете. Несмотря на усталость и преодоление нелегкого пути, участники получили незабываемые впечатления и положительные эмоции.
Җәй – иң кызыклы, мавыктыргыч мизгелләргә бай чор! Без китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорын көтеп алабыз, даими китап укучыларыбызның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештырабыз. 10 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең иң актив китап укучылары «Сәламәтлеккә тылсымлы юл» дип исемләнгән велосәяхәттә катнаштылар. Велосәяхәт сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм профилактикалау, балаларны авылларыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чара уздырганчы, китапханәче һәм клуб җитәкчесе велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, олы юлда дөрес йөрү тәртибе турында әңгәмә кордылар һәм Айдар – Субаш-Тәмте маршруты буенча юлга кузгалдылар.
Субаш авылы чиркәвенә, Бөек Ватан сугышында катнашкан субашлылар һәйкәленә тукталдык, авыл клубы һәм китапханәсендә булдык, керәшен көнкүреше, тарихын сурәтләгән музей почмагы белән таныштык. Танышу керәшен мәдәниятенә хөрмәт формалаштыруга, патриотизм һәм толерантлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Ял итү өчен киләсе тукталыш - туган як табигатенең җиләкле болыннары булды, анда балалар өчен дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү белән пикник оештырылды. Барысы да табигать матурлыгы һәм саф һава белән ләззәтләнделәр. Төсле фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар болар барысы да мәктәп укучылары өчен чын бүләк һәм җәй турында якты истәлек булды. Арыган булуларына һәм авыр юл үтүләренә карамастан, катнашучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.