Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Библиотека-литературная аптека”

Айдаровская сельская библиотека для подростков провела библиографический урок по ремонту ветхих книг “Библиотека-литературная аптека”. Во время урока дети познакомились с основными элементами книги: обложкой, титульным листом, содержанием. Затем библиотекарь показала, как нужно “подлечить” книги, чтобы они снова радовали своих читателей, рассказала о необходимости бережного отношения к книгам. Занимаясь ремонтом книг, дети увлекаются новым, по- настоящему полезным делом.  Это и игра, и труд, и полезный урок, который ненавязчиво учит любить книгу.

 

Айдар авылы китапханәсе яшүсмерләр өчен "Китапханә - әдәби даруханә" исемле иске китапларны ремонтлау буенча библиографик дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар китапның төп элементлары белән таныштылар: тышлык, титул бите, эчтәлек. Аннары китапханәче китаплар яңадан китап укучыларын сөендерсен өчен аларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтте, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар – тышлыкларны ябыштырдылар, бөгелгән китап битләрен җәйделәр, карандаш белән язылган сызымнарны бетерделәр, битләрне ябыштырдылар. Балалар өчен «Китап хастаханәсе» – ул уен да, хезмәт тә, яңа белем алу мөмкинлеге дә. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгалар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылалар.