Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме"

2 июля библиотекарь Айдаровской сельской  библиотеки совместно с директором сельского Дома культуры организовали детский сабантуй "Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме".  В начале праздника, знакомили детей с историей, обрядами и обычаями сабантуя, по книгам Р.Зайдуллы “Сабантуй сөлгесе", “Подарок победителю Сабантуя”, Резеды Шариповой “Сабантуй” читали вслух стихи о национальных играх праздника Сабантуя.  В ходе мероприятия проводились традиционные спортивные состязания и народные игры. Дети с большой радостью и интересом играли в подвижные игры, участвовали в соревнованиях на смекалку, быстроту, ловкость, силу и внимательность. Они скакали в мешках, бегали наперегонки, держа зубами ложку, с завязанными глазами разбивали горшок, демонстрировали свои таланты. И конечно, какой сабантуй без традиционных подарков!? Дети получили сладкие призы и подарки. В этот день ребята хорошо отдохнули и разошлись по домам в приподнятом и радостном настроении.

 

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлеге көнгә кадәр сакланып килә. Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Милли тәрбия бирү безнең китапханәбезнең дә  төп бурычы булып тора. Шул уңайдан , 2 нче июль көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Сабан туе көч сынашу, күңел ачу бәйрәме” дип исемләнгән балалар сабантуе оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштылар, Ркаил Зайдулланың "Сабантуй сөлгесе", “Подарок победителю Сабантуя”, Резеда Шарипованың “Сабантуй” китаплары буенча  татар халкының яраткан бәйрәменең милли уеннары турындагы шигырьләрне кычкырып укыдылар. Һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Алар капчык киеп, кашыкка йомырка куеп  йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, “Аркан тартыш” уенында да бик теләп катнаштылар, талантларын күрсәттеләр. Һәм, әлбәттә,  бүләкләрсез нинди сабантуй булсын ди!? Бәйрәмдә катнашкан барлык балалар да татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Күңелле ял итеп, өйләренә  күтәренке кәеф белән таралыштылар. Шулай итеп, Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.