«Мы вновь читаем Пушкинские строки»
Пушкинский День России традиционно отмечается 6 июня–в день рождения великого русского поэта, основоположника русского литературного языка. Этот великий русский поэт является символом русской классической литературы. В связи с этим, Айдаровская сельская библиотека пригласила своих друзей совершить литературное путешествие по творчеству Пушкина «Мы вновь читаем Пушкинские строки» и организовала библиоквест. Участники мероприятия прочитали вслух отрывки из своих любимых произведений Александра Сергеевича, поделились своими эмоциями и впечатлениями о его творчестве и смогли взять себе домой понравившуюся книгу автора.
6 июньдә – хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның туган көне. Александр Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата килә. Аның әсәрләре барлык яшьтәге, төрле дин, милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә. Пушкин көне Россиядә ел саен илнең барлык төбәкләрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрьнең иҗатына, рус теле һәм әдәбиятына багышланган күптөрле мәдәни чаралар уздырыла. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсе үзенең укучыларын «Мы вновь читаем Пушкинские строки» дип исемләнгән әдәби сәяхәткә чакырды һәм библиоквест уздырылды. Чарада катнашучылар Александр Сергеевичның яраткан әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар, аның иҗаты турында үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм авторның китапларын үзләренә укырга алдылар.