Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!”

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, быел аның тууына 138ел тулды. Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә һәм инде моннан бер гасырга якын элек язылсалар да, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Шагыйрьнең 138-еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “ “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!” дип исемләнгән әдәби флешмоб уздырылды. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән китапларыннан төзелгән  “Гасырларда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син” күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

 

 

 

26 апреля татарский народ отмечает день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, в этом году исполнилось 138 лет со дня его рождения. День рождения Тукая в нашей республике объявлен Днем родного языка. Вот уже много лет в нашем народе живет прекрасная традиция – в день рождения поэта в регионах, где проживают татары, проводятся праздники поэзии. Тукай обладает такой божественной силой, как вечное солнце, наполняющее его красотой, источником света, жизненной силой, согревающее землю и души. Его стихи, как мелодичная песня, переходя из веков в век, заставляют нас плакать, смеяться, размышлять и не теряют своей актуальности и по сей день, даже если они были написаны почти веками назад.  В связи с 138-летием поэта Айдаровская сельская библиотека совместно СДК провели литературный флешмоб  “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!”. Проведен обзор книжной выставки “Гасырларда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син”, составленной из книг поэта разных лет.