«Ярдәм янәшә"
Все жители района поддерживают своих земляков на СВО гуманитарной помощью, понимая, как им там трудно, ведь они ежедневно рискуют жизнью, защищая нашу Родину. Они очень нуждаются в нашей посильной помощи. Поддержать их — дело всех нас и каждого в отдельности.
Не остались в стороне от этого благородного дела сотрудники Айдаровской сельской библиотеки и СДК . с участниками клубных формирований с удовольствием приготовили домашнюю лапшу для мобилизованных присоединяясь к акции «Ярдәм янәшә/Помощь рядом». Пусть наши отважные ребята вернутся на родину живыми и здоровыми! Сегодня это желание каждого из нас.
Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз халкы вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклаучылар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Хәрбиләргә булышу, аларны яклау-безнең барыбызның да бурычы. Илкүләмендә төрле төркемнәргә берләшеп ил сагында торучыларга дип оек-бияләй бәйләүчеләр, өй токмачы кисүчеләр, ипи киптерүчеләр, үзеннән ярдәм күрсәтергә омтылучылар артканнан-арта бара. Илебездә барган вакыйгаларга битараф калмыйча, әлеге изге эшкә Айдар авылы китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм берләшмәгә йөрүчеләр ветераннар советы белән берлектә “Ярдәм янәшә” дип исемләнгән акция оештырдылар. Мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм итү йөзеннән мәдәният йортының зур залына җыелып өй токмачы кисүне башлап җибәрдек. Бу изге эшкә өйләрендә кисеп алып килүчеләр дә, ипи киптереп китерүчеләр, башкача булышучылар да бик теләп кушылды. Бу эштә вакыт табып катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, ә хәрби махсус операциядә булганнар исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.