Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Халык күңелен яулаган драматург”

Айдар авылы китапханәсендә 6-8 октябрь көннәрендә күренекле драматург Данил Салиховның 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Халык күңелен яулаган драматург” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның портреты, шулай ук фондта булган әсәрләре урын алды. Танылган драматургның пьесалары күп еллар дәвамында сәхнәдә якты, заманча тормыш белән яши, бөтен Россия буенча күп кенә театрларның репертуарларын бизи.