Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217741b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422330 РТ Кайбицкий район с.Б.Кайбицы ул.Солнечный бульвар 18

«Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт темасы»

Быел татар шагыйре, XX гасырның классигы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулды.11 декабрьдә Үзәк балалар китапханәсе Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Хәсән Туфан иҗатына багышлап «Хәсән Туфан иҗатында мәхәббәт темасы» дигән ачык дәрес үткәрде. Укучылар һәрбер сорауга төгәл җаваплар бирделәр. Китапханәдә "Ак чәчәкләр төсле..." дип исемләнгән күргәзмәсе эшли. Бу көннәрдә аның турында күп яздылар һәм сөйләделәр. Әлегә шагыйрь биографиясеннән берничә кызыклы мизгелне искә төшерик.

Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында Хәсән үзеннән дүрт сыйныфка югарырак укыган Шәехзадә Бабич белән аралаша. Тиздән Бабичның дүрт кешелек түгәрәге барлыкка килә. Егетләр төн урталарында мәдрәсәнең дәрес бүлмәләренә кереп бикләнеп, француз әдәбияты, шигърият нигезләре һ.б. турында сөйләшкәннәр, уку программасында булмаган фәннәрне һәм техникаларны (мәсәлән, гипнозны) өйрәнгәннәр.

Хәсән Туфанның беренче китабы 1930 елда сатуга чыга. һәм ул Туфан өчен сюрприз булып чыга.

Бу вакытта шагыйрь үзе Ташкентта була. Ул 1928 елда «үзен эзләп» көньяк шәһәрләргә сәяхәткә китә, төрле сала-калаларда яшәп, канал казу, таш юллар салу кебек эшләр белән шөгыльләнә, җәяүләп күп җирләрне үтә. Ә бу вакытта Казанда аның дуслары Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали, шигырьләрен җыеп, беренче сайланма әсәрләр җыентыгын бастыралар. Бу хакта Хәсән Туфан Ташкент китапханәсендә генә белеп ала.

Сибгат Хәким, Аккош күлендәге дачаларда яшәгән чакларны искә алып, болай яза:

«Төн. Дачада бер-ике кешедә генә ут яна. Бер читтә Гомәр Бәширов уты, икенче читтә минем ут. Уртада Туфан уты. Бәшир дә, мин дә Туфанны күзәтеп яшибез. Мин, тәрәзә пәрдәсен күтәреп, Туфан утын эзлим. Төн уртасы узган, ул уяу, ул яза. Уты тонык кына, арач араларына төшкән. Ул төнлә язарга ярата. Аның тәрәзәсендә ут сүнми торып, мин йокларга ятмыйм, уңайсыз. Туфан хәтле Туфан эшләп утырсын, син ят, син йокла…» Башка татар язучылары кебек, Хәсән Туфан да репрессиягә эләгеп Колыма якларында җәфа чигә.