Муса Җәлилнең тууына 110 ел
Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл, яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш, узенең геройларча батырлыгы, тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алган шагыйребез – Муса Җәлил.
Татар халкының каһарман улы патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең тууна 110 ел тулу уңаеннан Кайбыч балалар китапханәсендә “Муса абый балаларның якын дусты” дигән кичә узды. Кичәдә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты тоткынлыктагы геройлыклары белән таныштылар. Кичә ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.