"Без Тукайлы халык мәңгегә"
Кайбыч Үзәк балалар китапханәсендә "Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Калын урманнардан Шүрәле дә килгән иде кунакка. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кичәбез ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.