Поздравление юбиляра
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
1 ноябрь көнне Кайбыч үзәк китапханәсе коллективы 42 ел гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган Батталова Фаягөл апаны 80 яшлек юбилее белән котлап үтте. Гомере буе хезмәттә кайнаган Фаягөл апа бүгенге көндә кызы Фирәдә тәрбиясендә зур игътибарга, хөрмәткә төренеп яши.
Үзебезнең исемебездән Фаягөл апага китапханә өлкәсендә куйган хезмәте өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Без яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.