Хаҗ сәфәре
Кошман авыл китапханәсе изге Мәккә җирләренә хаҗ кылып исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлары хаҗи Сабиров Ибраһим,Насретдинов Илшат һәм хаҗия Насретдинова Мөслимә белән "Хаҗ сәфәре" дигән очрашу уздырды.Алар хаҗдан алган тәэсирләре,хис-тойгылыры,күргәннәре,кичерешләре,хатирәләре белән уртаклаштылар.Хаҗия Мөслимә ханым "Кайбыч таңнарына" язган мәкаләсен укыды.Очрашуга Кайбычтан хаҗи Дамир хәзрәттә чакырулы иде.Ул ислам шартлары һәм Мәккәдә күргәннәрен сөйләде.Әнгәмә вакытында хаҗиләр авылдашларының сорауларына җавап бирделәр.Очрашуга күргәзмә һәм "Хаҗ"дигән презентация әзерләнде.