"Соңгы кыңгырау"
Кошман мәктәбендә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.9нчы сыйныфны 7 укучы тәмамлады.Уку дәверендә чыгарылыш укучылары музыкаль һәм әдәби яктанда бик талантлылар иде. Мәдәният йортында уздырылган һәрбер чарада актив катнашып,үзләренен сәләтләрен бик күп күрсәттеләр.Мәдәният хезмәткәрләре исеменнән аларга олы рәхмәтләрне җиткерәбез.Егетләргә-кызларга хәерле,ак юллар телибез.Чыгарылыш укычылары белән бергә уздырылган чаралардан фото-хәтирә-истәлекләр тәкъдим итәбез.