Шомырт чәчәгенең исләре..
Шомырт исенең хушлыгы!!!Сихерли,тылсымлый да хыял дөньясына алып китә!Күпме шигырь,җырлар шул шомыртның иснең йогынтысы аркасында язылган. "Шомырт чәчәгенең исләре... Хәтерләтә язгы кичләрне..." Кич белән авыл китапханәсендә шомырт турында шигъри юллар уку марафоны үткәрелде.
"Шомырт, кемне яраттың,
Кем өчен чәчәк аттаң?
-Ямьле язгы ай өчен
Куанып сезнең өчен!" "Бакчаларга тулган шомырт исе,
Тәрәзәдән кергән өйләргә.
Исереп бер шомырт исләреннән
Исереп бер яшьлек хисләреннән
Җырлыйк әле шушы көйләргә.
Шомырт чәчәкләре ак кына,
Сөюләрең булса хак кына,
Сөелешеп йөрер чак кына..."