Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Нәүрүз бәйрәме

 25 март көнне Кошман мәдәният йортында язны каршылау "Нәүрүз бәйрәме" уздырылды.Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә,Кыш бабай һәм сый-хөрмәт җыйган балалар килгәннәр иде.Өлкәннәр дә,нәниләр дә рәхәтләнеп күңел ачты.Чара барган мәйданда күңелсезләнеп торырга бер җай да юк иде:телиләр икән тәмле чәй һәм коймак белән сыйланалар,уеннарда катнашалар.Бәйрәм артистларыбызның дәртле,җыр-биюләре белән дәвам итте.