Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Истәлегем-яшьлек бүләгем! "

 "Исәнмесез!"-диеп башлыйк әле,

  Истәлекләр шулай башлана.

  Истәлеккә язган җыр-шигырьне,

  Ялгыш дустым ертып ташлама.

Кошман мәдәният йортында  "Йөрәк язмалары дәфтәр битләрендә"дип исемләнгән кич утыру  уздырылды.Истәлек дәфтәрләре-язучының йөрәк җылысы белән өртелгән матурлык бакчасы.Менә шул матурлык бакчасында бездә авылдашларыбыз белән булып кайтык.Очрашуга 1973,1974 һәм1987елларда язылган истәлек дәфтәрләрен алып килгәннәр иде.Бу тарихка кергән дәфтәрләрдә күңелдә йөрткән хис-кичерешләр,серләр,теләкләр,җыр-шигырьләр язылган.