Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Онытылмый Әфган җилләре

Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулу уңаеннан"Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек"дигән хәтер кичәсе  уздырылды. Кичә барышында мәктәп һәм авыл китапханәсе берлектә  сугышның тарихы,хәрби бурыч үтәүчеләрнең бик күп югалтулары турында  сөйләделәр.Безнең районнан да бу сугышта 72 егет катнашкан,шуның 7 се авылдашларыбыз. Бүгенге көнде икесе үлгән,бишесе исән сау. Кайнар ноктада булган авылдашыбыз -Хамидуллин Рамил Рафил улы балаларга  үзенең истәлекләре һәм хәтирәләре белән уртаклашты.Мәктәптә эшләүче яшь армиячеләр кичәне  үзләренең чыгышлары һәм музыкаль номерлары белән тулыландырдылар."Онытылмый Әфган җилләре" дигән презентация күрсәтелде.