Моңлы сандугач
1 февраль көнне мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Хәния " исемле китабы буенча тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Автор әсәрендә татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи-Биктагированың матур,моңлы гомер юлын төрле төсләрдә тасвирлап,төймәләргә тезгән.Язучы 57 төймәдә җырчының 57 еллык гомерен укучыга ачып бирә. Кошман сәхнәсендә -җырчының җырлары да,аңа багышланган шигъри юллары да,китап битләре дә бер толымга үрелеп,бер төймәгә тезелеп,әкрен генә үрелә-сүтелә барды.Һәвәскәрләр дә Хәния Фәрхи репертуарыннан моңлы җырларың башкарып тамашачыларның алкышларына лаек булдылар.
Матур җырлар,шигырьләрең аша,
Халык исемеңне искә алыр...
Ыспай гәүдәң,затлы матурлыгың
Күңелләргә мәңгелек уелып калыр.