Ленинград чолганышы өзелүгә 75 ел.
Такташ урамында яшәүче балалар Сафиуллина Вәсилә Зиннатулла кызында кунакта булдылар.Алар сугыш ветераны Сафиуллин Хәлил Сафиулла улының тормыш иптәшен Лениград блокадасы бөтү көне белән котладылар.
Тарихи справка:Сафиуллин Хәлил Сафиулла улы 1924 елда Кошман авылында туа.1942 елда Кайбыч РХК тарафыннан сугышка алынып Ленинград фронтына җибәрелә.Дивизияләре Ладога күле янына килгәндә шәһәр блокада да була.Немец Красный Бор авылын оборонада тотканда азат итергә әмер бирелә.Сафиулла улы Хәлил башта элемтәче,соңыннан пулеметчы була 1943 елда мина ярчыгы тиеп,каты яралана һәм Ленинград госпиталенә озатыла.Озак вакыт Волхов шәһәре госпиталендә дә дәвалана.Красный Бор авылын азат итүдәге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә һәм Ленинградны азат итүдә катнашкан дигән медальгә лаек була.1943 елда туган авылына кайта.1992 елда вафат.Кошман авылында җирләнгән.
Балалар сыгыш ветеранының тормыш юлы һәм мирас итеп саклана торган сугыш бүләкләре - орден,медальләре белән таныштылар.