Милләтебез остазы.
Китапханәдә Риза Фәхреддиннең 160 еллыгына "Бөек тарихчы,галим һәм гыйлем иясе" дигән юбилей күргәзмәсе эшли. 21 гыйнвар көнне Кошман мәктәбендә әйдәп баручы методист һәм Т.Кошман имамы тарафыннан "Милләтебез остазы"дигән тәрбия дәресе уздырылды.Балалар мәшһүр дин галим,җәмагать эшлеклесе,педагог,әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.Ибраһим хәзрәт балаларга үгет нәсыйхәт китабы буенча тәрбияле бала,тәрбияле ата,тәрбияле ана турындагы вәгазьләрен сөйләде.Шулай ук Р.Фәхреддин неселенең Тау ягында калган борынгы бабаларының шәҗәрәсе белән танышу үткәрелде,чөнки бу нәселнең безнең авылда да дәвамчылары бар.